«Уенчыклар тарихы»: танып белү сәгате (6+)

3 ноябрь көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Уенчыклар тарихы» дигән танып белү сәгате узды.

история игрушек
IMG_2468
IMG_2477
IMG_2502
IMG_2454

Балалар уенчыкларның килеп чыгуы һәм аларның борынгы заманнарда нинди булуы турында белде. Берничә меңьеллык дәвамында алар гади сыннардан сәнгать әсәренә кадәр үсеп җитте. Уенчыкларны ясау өчен төп материал буларак балчык, агач, салам, чыршы күркәләре һәм башка табигый әйберләр кулланылган. Балалар уенчыкларның йомшак, пластмасс һәм фарфор кебек төрле төрләре белән танышты. Китапханәче уникаль уенчык – бик кызыклы тарихка ия Матрёшка турында сөйләде. Нәкъ менә ул Россиянең символы булып тора һәм гаилә ныклыгын чагылдыра. Балалар татар халык уенчыгын ничек ясаулары турында белде. Халык үз уенчыклары белән балачактан әбиләр һәм бабайлар хезмәтен хөрмәт итәргә, туган якны, аның тарихын һәм бүгенгесен яратырга өйрәтә. Яшь китап сөючеләр үзләренең яраткан уенчыклары турында сөйләде, виктоиналарда катнашты һәм катлаулы табышмакларга җавап тапты. Чара «Живая игрушка» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: